Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Дисбе ясаучы Чаллы егете

Биш ел элек Айнур Ибраһимов тормышында фаҗигале вакыйгалар була

Газета битләрендә дөнья күргәннән соң, кызыклы һәм гыйбрәтле язмыш ияләре хакында язмаларны без социаль челтәрләрдә дә урнаштырабыз. Аларны укыгач, интернет-дусларыбыз үзләренең таныш-белешләре хакында да хәбәр итә. Бу язмам герое Айнур Ибраһимов турында безгә Тукай районы Биклән авылында яшәүче Лилия ханым Туктыева язып җибәрде. Менә нәрсәләр дигән ул:
 «Мин Ак мәчет»кә дин сабаклары алырга йөрим. Бик күптәннән начар ис килми торган, элек безнең әбиләр дә кулланган табигый дисбеләр эзли идем. Гадәттә, андыйларны финики җимешеннән тезәләр иде. Аллаһның рәхмәте, көннәрдән бер көнне теләгәнемә тап булдым. Аларны Чаллыдан Айнур исемле егет ясый булып чыкты”. 
Әлеге шәһәрдәшебез без, журналистларда да, кызыксыну уятты. Үзе белән элемтәгә кереп, очрашып, аралашып алырга булдык. Гади генә дисбеләр аша тулы бер гаиләнең сынаулар кичкән язмышы белән таныштык. 

Айнур Ибраһимовка 29 яшь. Ул Чаллыда туып-үскән. Сәүдә-технология институтын тәмамлагач, мерчендайзер булып эшли, челтәрле бизнес белән дә шөгыльләнә. 
Биш ел элек аның тормышында фаҗигале вакыйгалар була. Гаделлек эзләп, үз хокукларын яклаган бер мәлдә ул хисләрен тыя алмый, сугышырга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә аның сәламәтлегенә җитди зыян килә һәм ул озак вакыт хастаханәдә ята. Бүгенге көндә ул икенче төркем инвалид. Дәва эзләп әбиләргә дә, төрле табибларга да мөрәҗәгать итә егет. 
«Күземә кара шәүләләр күренә башлады. Җеннәр бүлмәмә керә иде. Бөтен барлыгымны курку хисе басты. Хәтта үз-үземә кул салу уйлары да керә башлады», – дип искә ала әңгәмәдәшем.
 Өзгәләнүләрен күреп, танышлары аның кулына китап тоттыра. Намаз уку дәреслеге була ул. Айнур аны кулдан язып дәфтәренә күчерә. Өйгә намазга өйрәткән плакатны күтәреп кайткач, әнисе Лилия ханым да моны язмыш билгесе, Аллаһы Тәгаләгә якынаюның бер сәбәбе итеп кабул итә. Улы дин юлына баскач, аңа әби-бабайларыбыздан калган шөгыль – дисбе ясарга тәкъдим итә. «Кызыксынып китүен, ясаган дисбеләрен кешеләрнең сатып алуын күргәч, сөенечтән күзләремә яшьләр килде»,  – дип искә ала әни кеше.

 
– Балам терелә дип куандым. Юкса, бик борчылган идем. Ниләр уйлавым, кичергәнемне бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Улым авырганнан соң яңадан сөйләшергә, язарга, укырга бергәләп өйрәнергә туры килде. Догалар укый башлагач, зиһене ачылып китте. Үзем дә китаплар укый башладым. Әбием өйрәткәнчә, яңгыр яуганда теләкләр тели-тели догалар укый идем. Аллаһка шөкер, сораганнарым кабул булды – балам терелде. Һәр сынауны Аллаһы Тәгалә ниндидер сабакны үзләштерер, нәтиҗә ясар өчен бир, диләр бит. Мин дә шуны аңладым – байлыкка, башкасына кызыкма икән, иң мөһиме – балаң сәламәт булсын.


Айнур бер дисбене ике атналап эшли. Финик төшләрен башта суда җебетеп, һәркайсының өске катламын кырып чистарта. Аннары шома һәм кулга тотарга рәхәт булсын өчен аларны берничә кат лак белән каплап киптерә. 33 төш арасындагы төймәләрне, җепләрен интернет-кибетләрдән сайлап кайтара.

Дисбе ясар өчен финикларны беренче вакытта махсус сатып алалар, аннары туганнары, танышлары да ярдәм итә. Егетнең шөгылен белгәч, Күзкәйдән Гөлфирә апа Хафизова ташларга кызганып, җыеп барган 1-2 килограмм төшләрен аңа бирә. Гарәп Әмирлекләреннән килгән җимешләрнең төшләре дисбе өчен иң сыйфатлысы икән.
 Авыруы сәбәпле бүгенге көндә Айнур әлегә эшләми, бары шушы шөгыленә бирелгән. Шулай да киләчәктә ул үзен сәүдә өлкәсендә күрә. Ә әлегә күңел тынычлыгын сакларга аңа догалар, намаз укуы ярдәм итә. Бу вакытта әңгәмәдәшем Аллаһы Тәгаләдән шифа һәм матур гаилә корыр өчен үзенә тиң мөселман кызы белән таныштыруын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев