Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Фәритемне ходай ташламасын...

Ләйлә апа картайган көнендә үзенең шундый көнгә каласын белдеме икән? Юктыр. Кызы Роза белән улы Фәритне бик яратып, сөеп кенә үстерде. Ире яхшы урында эшләде, эш хакы әйбәт булды. Балалары кеше арасында ким-хур булып үсмәделәр.

Әмма язмыш дигән әйбер бар. Балаңны никадәр генә сөеп-назлап үстермә, аның бәхете кемгә өйләнүенә, кияүгә чыгуына бәйле икән шул. Фәрит армия хезмәтен Себер якларында үтте һәм шунда, бер кызыкай белән танышып, гаилә корып төпләнеп калды. Башта яхшы гына эшләделәр, яшәделәр, бер-бер артлы ике кызлары туды. Еракта яшәгәч, Ләйлә апа аларның хәлен бик тәфсилләп белмәде.    Бер җәйге ялга кайткач килененең ничектер таушалып калганын күрде. Ана йөрәге дөрес сизенгән: Ольга шайтан суы белән дуслашкан. Көне-төне улы өчен Аллаһтан бәхет сораган ана өчен бу кара кайгы иде. Я, Раббым, нигә догаларымны ишетмәдең? дип өзгәләнде ул.   Ярты ел чамасы үткәч, Себер якларыннан хәсрәт хәбәрләре килеп иреште: Фәритне кулга алганнар. Ләйлә апаның Себергә барып кайтырлык акча запасы юк иде, тиз генә микрофинанс нокталарыннан бурычка ачка алды да юлга кузгалды. Сәфәрнең авыр буласын белә иде. Ике ай тирәсе яшәде ул анда. Фәрит эштән кайтуга Ольганың башка ирләр белән эчеп утыруын күргән дә, пычакка үрелгән... Теге ирләр чыгып качып өлгергән, исерек Ольга ни булганын аңламый да калган...   Ярасы тирән һәм үлемечле түгел иде. Әмма Ольга хастаханәдә ятып, аннан өендә дәваланып аякка басканчы Ләйлә апа ике бала янында яшәде. Ольга кайнасы алдында гаепле булуын аңлый иде, күз яшьләре түгеп гафу үтенде, башкача шайтан суын авызына да якын китермәскә антлар итте. Тик Фәритне генә коткара алмадылар, суд аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте.    Йөрәге тулы ут булган ана Себер белән Башкортстан арасын ай саен урады. Алган кредитларын башта пенсиясеннән түләп барды, аннан пенсиясе түләүгә җитми башлады.    Ләйлә апаның дүрт ел гомере төрмә арасында йөреп үтте. “Акчаң булмагач, берәр ай бармый торсаң да була бит”, – дип карадылар туганнары, дуслары. “Улымны жәллим шул. Ичмасам, бер тамагы туйганчы ашатып кайтырмын”, –дип күз яшьләрен сөртеп тагын юлга җыенды ана.  Ниһаять, дүрт ел үтте. Ләйлә апа ундүрт елга картайды. Юл газабы – гүр газабы дип юкка әйтмәгәннәр. Фәрит гаиләсенә кайтты, Ольга белән яңадан яши башлады. Ә Ләйлә апа бүген миллионлаган кредитлары белән ялгызы калды. Кызы Розаның да үз гаиләсе, ике баласы. Пенсиясенең 80 проценты кредиторлар файдасына тотылып бара. “Үлгәнче пенсия күрәчәгем юк”, – дип авыр сулый Ләйлә апа һәм: “Ярар инде, тамагым ач булса булсын, Фәритемне Ходай ташламасын”, – ди...   Ачы икән шул ачы җимеш алмасы... 

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X