Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Каенанам мине иркә, дип әйтә

Миңа 36 яшь, иремә – 34. Өйләнешкәнебезгә бер ел. Тиздән беренче балабыз туачак.

Икебез дә эшлибез. Минем эшем авыр, гел баш белән уйлап эшләүне таләп итә. Финанс яктан та иремә караганда 4 тапкыр күбрәк акча эшлим. Аңа яңа машина алдык. Барысы да яхшы кебек. Ләкин токсикоз белән интегәм, бер ис тә ярамый. Шуңа күрә өйдәге эшләрне эшли алмыйм. Эштән кайтам да йокларга ятам. 

Иремне бу, әлбәттә, канәгатьләндерми. Аның әнисе миңа түзәргә кирәк дип әйтә. Имеш, бөтен хатын-кыз моның аша үтә, синең кебек сабырсыз һәм иркә кешене күргәнем юк, ди. Кызганычка каршы, үз әнием исән түгел һәм миңа ярдәм итәрдәй, киңәш бирердәй бер кешем дә юк. Көндәлек эшләрне ирем берүзе эшләргә мәҗбүр. Шуның аркасында еш ачуланышабыз. 
Эшемне дә ташлый алмыйм. Без бит шул акчага яшибез. 

Бәлки, мин чыннан да бик иркәдер? Киңәш бирегез әле.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев