Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Киленемнән куркам

Элеккеге ирем белән тагын бер тапкыр язылышырга туры килер дип, беркайчан да уйламаган идем. Ләкин тормышның үз законнары шул.

Без бергә 15 ел яшәдек, кызыбыз һәм улыбыз туды. Иремнең салмыш тормышына озак түздем, тик кул күтәрә башлагач, аерылыштык. Ул вакытта аның бер бүлмәле фатирында әнисе тора иде. Мин аны шунда китәр дип уйладым. Ләкин каенана исерек белән тормыйм диде һәм аны кертмәде. 
Мин аны аңлый идем, шуңа күрә каршы килмәдем. Үзебезнең бер бүлмәле фатирдан да куып чыгара алмадым, чөнки анда иремнең дә өлеше бар иде. Шулай бер түбә астында чит кешеләр кебек яшәдек. Мин балалар белән, ә ул үзе. Ирем эчте, тик безгә тимәде. Каенана үлгәч, ирем шунда китәр дип хыялландым, чөнки ул аның бердәнбер улы иде.
Ләкин барып чыкмады. Кызым 18 яшендә авырга узды да кияүгә чыкты. Торырга урыннары булмагач, каенанам аларны үз фатирына кертте. Биш ел алар бергә матур яшәделәр. Шуңа күрә әбисе фатирын оныгына калдырды, ә үз малаена безнеке калыр дип уйлады. 
Улым да өйләнде, алар киленнең әнисе белән торалар. Без ирем белән икәү генә калдык. Ул эшли, мин өйдә. Балаларга, оныкларга кунакка йөрибез. Киленне кызыбызның фатирлы булуы борчый. Имеш, улыбызга бернәрсә дә юк. Югыйсә, гел акчалата да ярдәм итәбез, машина да алып бирдек. Тик нишләптер алары саналмый. 
Өч ай элек иремә куркыныч диагноз куйдылар. Киленебез: «Әти үлгәч, без сезнең фатирга күченәбез, ә сез әниегез янына, авылга китәрсез», – дип әйтмәсенме. Мин шаккаттым: авызымны ачып, бер сүз дә әйтә алмадым. Улым да эндәшмәде. Ирем исә: «Мин синең һәм балалар алдында бик гаеплемен. Сиңа ярдәм итәсем килә. Шуңа күрә әйдә яңадан язылышыйк, бу очракта фатир сиңа калачак», – дип тәкъдим ясады. Мин ризалаштым һәм ул миңа фатирын бүләк итеп рәсмиләштерде.  
Билгеле, мин бу хакта беркемгә дә әйтмәдем. Ирем фатирны тигез итеп оныкларга бүләргә кушты. «Улыбызның фатирга бер хакы да юк, чөнки ул хатыны сүзенә каршы килмәде, безне якламады», – диде. Мин аның белән риза. Тик ирем үлгәч, килен миңа тынгылык бирмәс дип уйлыйм. Улым да яклар дигән өмет юк.  Инде миңа нишләргә икән?

 

Наҗия.  

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар