Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

“Мин — киләчәктән!”

Могҗизалар юк, димәгез...

2000нче ел. Алтын көз хөкем сөрә. Гасырлар алышынган вакыт. Күпләрнең күңелендә киләчәккә зур өметләр, матур үзгәрешләргә ышаныч бар.
Чулпанның да кәефе күтәренке. Ә нишләп күтәренке булмасын! Барысы да яхшы бит аның — гап-гади авыл кызы, вузны уңышлы тәмамлап, илебезнең иң зур шәһәрләренең берсендә төпләнә алды, яхшы кешегә кияүгә чыкты, менә өч яшьлек кызчыгын балалар бакчасыннан алырга ашыга. Бакчага троллейбус белән ике тукталыш үтәргә генә кирәк.
Тукталышка килеп басуы булды, үксеп елаган тавыш ишетеп, аптырап калды. Ир-егет елый. Тавышында шулкадәр аяныч... Чулпан белән бергә тукталышта торучы ике ир дә сәерсенеп як-ягына карана башлады. Тукталыш артында гына парк, тавыш шуннан ишетелә. Башта спорт киемендәге егет түзмәде, тукталыш артына китте, соңыннан портфель тоткан өлкәнрәк ир дә кузгалды. Ә Чулпан хәлне тукталыштагы ярык аша гына күзәтергә булды.
Үксеп елаучы, эскәмиядә утырган, 15 яшьләр тирәсендәге егет сәеррәк киенгән иде. Бик кабарынкы, чагу кызыл куртка, кышкы җылы ботинкалар, ниндидер сәер итеп бәйләнгән шапкасын читкә куйган. Чулпан үзе бәйләргә яраткач, шапкага аеруча игътибар итте, чөнки мондый бәйләм төре аңа таныш түгел иде...
— Нәрсә булды, әйт! — спорт киемендәге егет янына чүгәләде.
Үсмер аңа карады да тешләрен кысты, берни дәшмәде.
— Бернәрсә дә сөйләмисең икән, без сиңа ярдәм итә алмыйбыз, сөйлә! — портфельле ир дә сүзгә кушылды.
— Әти-әниең белән талаштыңмы? Өеңнән качтыңмы?
Күпме сораулар яудырсалар да егет дәшмәде, башын гына чайкады. Ахырда сораштыруларга түзә алмады:
— Мин... Мин... киләчәктән, ахры! — диде дә үсмер, тагын да катырак елап җибәрде.
— Нәрсә?.. Кабатла әле...
— Мин киләчәк кешесе!
Ирләр бер-берсенә карап тордылар да кычкырып көлеп җибәрделәр. Чулпанның троллейбусы килде, ләкин ул кузгала алмады, бу тарихның ни белән бетәсен күрәсе килде.
Ирләр, ниһаять, көлеп туйдылар да тагын сораулар бирә башладылар.
— Нигә син алай уйлыйсың инде?
— Биредә барысы да башкача...
— Нәрсә башкача?
— Минем өем юк! Менә монда минем өем булырга тиеш, — дип күрсәтте ул киосклар торган урынга. — Тукталышлар да башка төрле... Юл чаты бөтенләй икенче төрле... Телефоннар сенсорлы түгел!
— Хм... — Портфельле ир уйга калды. — Тагын нәрсәләр үзгәрәчәк инде киләчәктә?
— Мәктәптә сакчы юк...
Ирләр сәерсенеп бер-берсенә карады. Чулпанга малай алдашмый кебек тоелды.
— Ничәнче елдан соң син? — дип сорау бирде спорт киемендәге яшь ир.
— 2020...
— О!.. 20 елдан ракны җиңәчәкләрме соң, ниһаять?
— Юк. Үткән ел абыем рактан үлде...
— Ә Президент? Кем булачак?
— Шул ук.
Чулпанга кирәкле троллейбус янә килде. Бакчага барырга кирәк иде. Ләкин шундый хәлләр шаһиты булганда ничек китәсең инде!
— Монда ничек килеп эләктең соң? — Портфельле ир сораулар яудыруын дәвам итте.
— Иртән мәктәпкә барырга чыктым. Гыйнвар иде. Таеп егылдым. Торсам, дөнья башкача. Тирә-якта көз. Телефоным кесәмнән төшкән, күрәсең, юкка чыккан. Мәктәпкә кердем. Анда барысы да иске, сакчы юк. Өйгә йөгердем — өем юк! Үтеп баручы кешеләрдән ни булганы хакында сорашам, ә алар я көлә, я сәерсенеп карый. Әни эшләгән поликлиникага киттем. Анда да икенче төрле. Андый кеше эшләми, диләр...
Малай тагын елый башлады. Ирләр уйга калды. Тагын троллейбус килде. Балалар бакчасы ябылырга биш минут вакыт калган! Чулпан ашыгып троллейбуска утырды.
Баласын алгач, 20 минуттан ул тагын шул тукталышка килде. Тукталыш та, теге малай утырган эскәмия дә буш, теге ирләр дә юк.
Бу хәл Чулпан күңеленнән озак чыкмады. Еллар үткәч, теге малай әйткән урынга, киоскларны алып, чынлап та биек яңа йорт төзеделәр. Төймәле телефоннарны сенсорлылар алыштырды, мәктәпләрдә сакчылар барлыкка килде, тукталышларны икенче төрле ясадылар...
Инде бишенче дистәсен тутыра башлаган Чулпан шул күпкатлы яңа йорт яныннан үткән саен аннан чыккан үсмерләрне күзәтә Һәм беркөнне ул аны күргәндәй булды! Шундый кызыл куртка, шапка... Ә мондый башлыкбәйләргә Чулпан өйрәнде инде. Мондый бәйләм төре модага берничә ел элек кенә керде...

Ләйсән Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев