Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Минем өчен ул үлемсез

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә биш ел тулса да, халык аны онытмый. Чөнки ул халыкчан, гади һәм матур итеп җырлаучы артист иде.

Аллаһка шөкер, без аның белән дус булып, аралашып, иҗатта да, көндәлек тормышта да бергә кайнап яшәдек, ә иң мөһиме, халкыбызга күпме җырлар иҗат иттек. Матур чаклар... Бәгырьләрне сытып сагындырасың, Хәния апа. Минем өчен син – үлемсез!

Китмәгез! Китмәгез! Китмәгез! 
Кулларда калсыннар бу куллар, 
Ирендә янсыннар иреннәр – 
Бу җирдә бер ятим итмәгез! 

Ашыгып-ашыгып очты җан: 
Үрелде кояштан биеккә. 
Югалттым мин сезне, югалттым, 
Табармын! Үземне юаттым – 
Табалмыйм кояшка менеп тә. 

Ул якта ничек сез, ничек соң? 
Ник кайтмый берегез бер көнгә? 
Бу җирдә һаман шул, бар да шул, 
Яңгыры, җилләре, кар да шул – 
Барысы тәгәри бер көйгә. 

Елмаюлар китте сезнең белән, 
Моңланулар калды безләргә. 
Күңел инде күптән көзләрдә, 
Ник дәшмисез? Ничек түзәргә лә, 
Сагышларны ничек өзәргә? 

Күкләрне ярырдай ялварам: 
Китмәгез! Китмәгез! Китмәгез! 
Йөрәккә бәрелә кайтаваз, 
Күкләрдән ишетәм бер аваз: 
«Без монда. Биектә. Көтмәгез...». 

Нурлан ГАНИЕВ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев