Яңалыклар тасмасы

Кыйммәт булса, шалтырат

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада азык-төлеккә бәяләр күтәрелү һәм кибет киштәләрендәге продуктлар ассортименты мәсьәләләренә кагылышлы махсус "кайнар элемтә" эшли башлады. Бу уңайдан соравы булган һәркем (843) 210-05-75, (843) 210-05-76 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә ала. "Кайнар элемтә" дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать алтыга кадәр, җомга көнне иртәнге...

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада азык-төлеккә бәяләр күтәрелү һәм кибет киштәләрендәге продуктлар ассортименты мәсьәләләренә кагылышлы махсус "кайнар элемтә" эшли башлады.

Бу уңайдан соравы булган һәркем (843) 210-05-75, (843) 210-05-76 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә ала. "Кайнар элемтә" дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать алтыга кадәр, җомга көнне иртәнге сәгать тугыздан 16 сәгать 45 минутка кадәр эшли.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев