Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Файдалы да, күңелле дә ял

Быел балаларның ялын оештыруга республика һәм шәһәр 100 млн сум акча биргән. Әлеге сумманың 95 млн сумы - республика, 5 миллионы шәһәр бюджетыннан. Ата-аналар түләве - 23 млн сум, предприятиеләрдән өстәмә финанслар 26 млн сум тәшкил иткән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов...

Быел балаларның ялын оештыруга республика һәм шәһәр 100 млн сум акча биргән.

Әлеге сумманың 95 млн сумы - республика, 5 миллионы шәһәр бюджетыннан. Ата-аналар түләве - 23 млн сум, предприятиеләрдән өстәмә финанслар 26 млн сум тәшкил иткән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Мәктәп яны лагерьларында быел 7 яшьтән 18 яшькәчә 9500 бала ял иткән. Лагерьда бер көн туклану 131 сумга төшкән.

Идарә җитәкчесе әйтүенчә, быел профильле отрядлар алдагы еллардагыдан күбрәк булган - 111 шундый отрядта 2775 укучы җаны теләгән шөгыль белән мавыгып, җәйге ялын күңелле һәм файдалы үткәргән. Җәйге чорда сәләтле, социаль актив 3000 бала өчен профильле сменалар оештырылган, 100 бала палаткалы лагерьларда ял иткән.

Телләр өйрәнүгә һәвәс балалар җәйге ял вакытында осталыкларын арттырганнар - 120 бала "Росинка" савыктыру үзәгендә телләр өйрәнү юнәлешендәге профильле сменада шөгыльләнгән.

Быелгы ялда яңа юнәлешле сменалар да эшләде. Мәсәлән, математика белән җенләнүче балалар өчен - математика, шулай ук техника белән кызыксынучыларга техник иҗат буенча сменалар оештырылды.

Быел җәй шәһәр читендә 7 лагерь - "Солнечный", "Звездный", "Крылатый", шулай ук "Росинка", "Бумажник", "Олимпия", "Радуга" лагерьлары эшләгән.

Тимурчылык отрядлары өчен Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә экскурсияләр инде өченче ел рәттән оештырылган. Быел тимурчылык отрядларының шәһәр конкурсында җиңгән 45 тимурчыга шундый бәхет елмайган. 82нче мәктәп кадетлары Иссык- Күлдә үткән хәрби-спорт оешмалары һәм кадет корпусларының "Союз 2014 - Җиңү варислары" халыкара яшьләр мәгариф җыенында булып кайтканнар.

Җәйге каникуллар чорында барлыгы 22 000 бала оешкан төстә ял иткән, сәламәтлеген ныгыткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X