Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярышларга әзерләнегез!

Сентябрь спорт чараларына бай булачак. Ай дәвамында Чаллыда 25тән артык спорт ярышы үткәрү планлаштырыла. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә спорт һәм физик культура идарәсе җитәкчесе Наталья Безрукова хәбәр итте. 3 сентябрь көнне 18 сәгатьтә шәһәрнең Боз сараенда "Чаллы" хоккей командасы Төмән шәһәренең "Тюменский Легион" командасы белән очраша. 6 сентябрьдә Чаллыда...

Сентябрь спорт чараларына бай булачак. Ай дәвамында Чаллыда 25тән артык спорт ярышы үткәрү планлаштырыла. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә спорт һәм физик культура идарәсе җитәкчесе Наталья Безрукова хәбәр итте.

3 сентябрь көнне 18 сәгатьтә шәһәрнең Боз сараенда "Чаллы" хоккей командасы Төмән шәһәренең "Тюменский Легион" командасы белән очраша.

6 сентябрьдә Чаллыда Кама веломарафонын оештыру планлаштырыла. Ярышлар шәһәрнең Яр буенда узачак.

13-14 сентябрьдә Чулман елгасы мәйданында "Оптимист" классындагы паруслы спорт буенча шәһәр беренчелеге үткәрелә.

20 сентябрьдә Чаллы "Татарстан кроссы"на кушыла. Узышлар яр буе паркы мәйданыннан Чулман проспектының "Лесная" тукталышына кадәр аралыкта үткәрелә. ГЭС һәм ЗЯБ бистәсе укучылары өчен стартлар Комсомол районы ял паркы территориясендә уза.

27 сентябрь көнне Боз сараенда "КАМАЗ" һәм "Татарстанның барлык йолдызлары" призына дзюдо буенча турнир узачак. Анда республиканың 21 яшькә кадәрле иң көчле спортчылары катнашуы көтелә.

30 сентябрь көнне "Этюд" балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә шахмат турниры оештырыла. "Иң яхшы шахмат уйнаучы" исеме өчен шәһәр оешма-предприятиеләреннән 30 команда көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев