Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җитди сөйләшү

Беренче уку көнендә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев укучыларның шәһәр советы депутатлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов һәм мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов катнашты. Сүз мәктәп үзидарәсе эшчәнлеге, алга таба бергәләп эшләү мөмкинлекләре турында барды. Башка шәһәрләрнең...

Беренче уку көнендә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев укучыларның шәһәр советы депутатлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов һәм мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов катнашты.

Сүз мәктәп үзидарәсе эшчәнлеге, алга таба бергәләп эшләү мөмкинлекләре турында барды. Башка шәһәрләрнең укучылар советлары белән элемтәләр урнаштыру турында да сүз булды. Яшь депутатлар күтәргән һәр сорауга Васил Гаязович тәфсилләп аңлатма бирде.

Сөйләшүдә хаким мәгариф идарәсе белгечләренә мәктәп спикерлары һәм депутатлар өчен лидерлык тренинглары оештыру кирәклеген белдерде. Шулай ук ул Чаллыда республикакүләм мәктәп үзидарәсе форумы уздырырга тәкъдим итте.

Мәктәп лидерларының хокуклары турында гына түгел, бурычлары турында да сүз булды очрашуда. Укучыларның шәһәр советы депутатларына һәм мәктәп советы спикерларына киләчәктә сайлау алды вәгъдәләрен үтәүләре турында хисап тотарга туры киләчәк. Быел укучыларның мәктәп һәм шәһәр советларының эш нәтиҗәлелеген бәяләү системасы кертелә.

Актив һәм башкаларга үрнәк булу өстенә, шәһәр хакименең мәктәп лидерларына янә бер таләбе - яхшы уку. Аның фикеренчә, спикерлар һәм депутатлар арасында өчлегә укучылар булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев