Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәҗбүри күченүчеләрне ярдәмнән ташламыйлар

Без сайтыбызда шәһәргә Мариупольдән 297 кеше кайтканын хәбәр иткән идек инде. Алар арасында 50дән артык бала да бар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев предприятие һәм оешма җитәкчеләре алдына күченеп кайтучыларга мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итү бурычы куйды. «Аларга лаеклы яшәү шартлары тудырырга, эш белән тәэмин итәргә, балаларны бакчаларга һәм мәктәпләргә урнаштырырга кирәк. Якын арада шәһәр җитәкчелеге әлеге мәсьәләгә бәйле рәвештә, финанслар һәм кадрлар буенча карар кабул итәчәк. Мәҗбүри күченеп килүчеләр сөйләгән хәлләр, 21нче гасырның бернинди гуманитар нормаларына да сыймый. Алар бу хәлгә төшүләренә гаепле түгел. Без әлеге кешеләргә ярдәм итәргә тиеш», – диде мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев