Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илле биш ел тарихы булган театр - ФОТОРЕПОРТАЖ

Тукай районы Теләнче Тамак авылында эшләп килүче халык театрының оешуына 55 ел тулды. Узган ялларда теләнчетамаклылар бу датаны зурлап билгеләп үтте.

«Театр элгечтән башлана», – дигән гыйбарә бар. Әлеге сүзләр Теләнче Тамак театры өчен дә искәрмә түгел. Бәйрәм мәдәният йортының фойесыннан ук башланды. Барлык кунакларны махсус киемнәрдән Тукай әкияләре геройлары – Су анасы белән Шүрәле каршы алды. Фойеда театр коллективының грамота, медаль-кубоклары урнаштырылган, халык театры коллективының төрле елларда кигән сәхнә костюмнары да урын алган иде. Шунда төрле елларда коллектив тарафыннан куелган спектакль-афишалар исемлеге дә язып куелган. Халык юбилей уңаеннан махсус ясалган фотозонаны да үз итте. 

Чара барышында исә халык театры коллетивы төрле елларда куйган һәм республиканың мәртәбәле бәйгеләрендә җиңү яулаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Алар арасында «Беренче театр» (Г.Камал), «Кайнана» (М.Шамхалов), «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» (Д.Салихов), «Күк капусы ачылса» (Хәй Вахит) һ.б. бар иде. Шулай ук спектакльләрдән аерым җырлар да башкардылар үзешчәннәр. 

Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов театрны безнең горурлыгыбыз дип атады. «Алга таба да яшәргә, яшьнәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын», – дигән теләкләрен җиткерде һәм театрның озак еллар эшләгән үзешчәннәренә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. 

Авылда гына түгел, районда да театрның абруе зур. Район мәдәният бүлеге башлыгы Рашат Фәйзерахманов театр коллективына һәм җирлек халкына район башлыгы Фаил Камаевның котлау сүзләрен һәм рәхмәтләрен җиткерде. Борды авылыннан килгән театр коллективы да дусларын күркәм юбилейлары белән котлады һәм «Кайнана» спектакленнән өзек тәкъдим итте. Мусабай-Завод авылыннан килгән мәдәният хезмәткәре Сөмбел Зарипова матур җырларын башкарды.

– Юбилеебызга алдан ук әзерләндек. Аллага шөкер, халык та, театр коллективы да идеяне күтәреп алды. Гомумән, безнең авыл халкы, нинди генә спектакль куйсак та, залны тутырып килә. Бу, әлбәттә, бик сөендерә. Әле коллективыбызның кечкенәләр төркеме белән республика грантын оттык. «Театр сәнгате» номинациясендә җиңдек. Күп кенә декорацияләр әзерләнде, костюмнар алынды. Алга таба театрның олылар коллективы белән З.Хәкимнең «Бозлавык» спектаклен дә куярга планлаштырабыз. Театрыбызга елдан-ел яңа артистлар – яшьләр килүе сөендерә, – дип сөйләде мәдәният йорты режиссеры Раилә Закирова.

Теләнче Тамак авылының халык театрына исә бер генә теләк: күпьеллык олы мирасны саклап калсагыз иде. Театр коллективына иҗатта уңышлар, яңа идеяләр, бетмәс энергия юлдаш булсын.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният