Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионерларына мошенниклардан саклану чаралары турында сөйләделәр - ФОТОЛАР

Полиция хезмәткәрләре Чаллының өченче буын университеты студентлары  өчен куркынычсызлык дәресе үткәрделәр. 

Алар өлкән яшьтәге кешеләргә мошенникларның нинди хәйләләр куллануын һәм үз акчаларын җинаятьчеләр кулына бирмәс өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар.

Әйтергә кирәк, ел башыннан шәһәрдә банк карталары счетларыннан 134 урлау һәм 326 караклык очраклары теркәлгән.

Мошенниклар «Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты», «Сезнең акчагызны имин счетка күчерергә кирәк» яки «Сезнең иске банкнотларны яңаларына алыштырырга кирәк» дигән схемаларны еш кулланалар. 

Бу очракта полиция хезмәткәрләре түбәндәгеләрне киңәш итә:

– үз картаңның номерын, аның кодын һәм парольләрен чит кешеләргә әйтергә ярамый;
– бәлагә эләгү турында хәбәрне һичшиксез тикшерергә кирәк;
– фатирыгызга чит кешеләрне кертмәскә, үзләрен газ яисә медицина хезмәткәре дип таныштыручыларның документларын тикшерергә кирәк.

Нинди дә булса шикләнүләр килеп чыкса, кичекмәстән 02, 112 номерларына яки тәүлек буе эшли торган 8 (843) 291- 20-02 «ышаныч телефоны»на шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев