Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Украинадан күчеп китәргә мәҗбүр булган Петр Осаенок: "Ничә көн буе бер суда гына подвалда яшәдек, монда килүебез - чын могҗиза!"

Без сайтыбызда шәһәргә Мариупольдән 297 кеше кайтканын хәбәр иткән идек инде. Аларны «Жемчужина» санаториена һәм «КАМАЗжилбыт» кунакханәсенә урнаштырдылар. «Жемчужина» санаториенда бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев та булды һәм күченеп кайтучыларның хәлен белеште.

– Без башта Мариупольдән Казанга кайтып төштек. Моның хәтле оештыручанлыкны күргәнем дә юк иде! Шуның кадәр мәрхәмәтле, игелекле кешеләр очрады – искиткеч! Аннары исә махсус хезмәтләр белән бергәлектә безне автобуслар белән Чаллыга кадәр озата килделәр. Тоткан букчаларыма кадәр күтәртмәделәр. Куллардан гына тотып бардылар. Монда килеп урнашуыбызга чиксез сөенәбез. Хәзер менә иминиятләштерү буенча кәгазьләр алырга чират торабыз. Бәлки кием-салым буенча хәбәр әйтерләр. Нәрсә булды, шуның белән генә чыгып качкан кешеләр бит без! Ничә көн буе бер суда гына подвалда яшәдек. Шуннан безне коткардылар! Суыбыз да бетә иде безнең... Шундый каты атышлар булды! Коточкыч! Башта чыгарга да куркып тордык без! Кешегә ышанырга да куркыныч бит! 

Инде монда да төпләнергә уйлыйбыз. Чаллы шәһәрен бик ошаттык.
Бөтен кайгырганым: Украинада улым белән 17 яшьлек оныгым калды. Алар безнең монда икәнен белми. Бәлки күрерләр. Бәлки кайчан да булса очрашырбыз... – дип сөйләде безгә Мариупольдән мәҗбүри күченеп кайтучы Петр Осаенок. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев