7 апрель 2022 яңалыклары
-
Автогигант акционерлары кайчан җыела?
Дивидентлар түләү мәсьәләсе дә каралачак.
-
Чаллыда Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булганнарга ярдәм йөзеннән тагын бер пункт ачылды
Чаллыда яшәүчеләрдән гуманитар ярдәм кабул итүнең 3нче пунктын ачтылар.
-
Аппарат җитәкчесе үзгәрде
Ул моңа кадәр башкарма комитетта эшләде.
-
Мәчет төзелешенә 3 миллион сум акча биргән
Чаллыдагы "Җәмигъ" мәчете төзелеше өчен Ренат (фамилиясен күрсәтмәвебезне сорадылар) исемле бер эшмәкәр 3 миллион сумга якын акча биргән. Әлеге шәһәрдәшебез хакында без узган елның көзендә хәбәр иткән идек инде.
-
Ринас Әхмәтов сәхәр белән ифтарда ничек туклана? Җырчы серләрен чиште
"Якынча моннан ун ел элек беренче тапкыр Рамазан аенда ашау-эчедән тыелып торган идем", - ди җырчы.
-
Чаллыда тиздән Уфаның "Нур" татар дәүләт театры гастрольләре башлана
26 апрельдә 19 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында шәһәребездә яшәп иҗат итүче популяр язучы Зифа Кадыйрованың "Көтеп узган гомер" әсәре буенча куелган "Фатыйма" спектакле була.
-
Кыяр үстерүче Шиһаповлар: «Көненә 900 килограммга кадәр уңыш җыйган булды»
Берәүләр нинди кыяр орлыгы утыртыйк дип баш ватканда, Тукай районы Сәмәкәй авылында яшәүче Шиһаповлар гаиләсе беренче уңышларын җыя башлаган. Яшелчәләр үстерү белән алар өченче ел шөгыльләнә. Теплица җирләре 2000 квадрат метр мәйданны били. Яшь гаилә Әлфия белән Рифат әтиләренең эшен дәвам итәргә уйлаган.
-
Чулман һәм Халыклар дуслыгы проспектлары киселешендә светофор сүндереләчәк
7 апрель көнне сәгать 10нан Чулма һәм Халыклар дуслыгы проспектлары киселешендә светофор сүндереләчәк.
-
Дәүләт Думасында россиялеләргә VPN һәм Instagram* кулланмаска киңәш иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Бурлаков россиялеләрне VPN һәм Instagram* нан (*Россиядә экстремистик дип танылган социаль челтәр) баш тартырга чакырды.
-
Апрельдә эшлисе эшләр
Апрель аенда бакчачыны зур эшләр көтә. Берсен дә күз уңыннан ычкындырмас өчен шпаргалка ясадык.
-
7 апрельгә Татарстанда һава торышы
7 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән кар, җепшек кар явачак, кайбер районнарда кыска вакытлы буран.