Ринас Әхмәтов сәхәр белән ифтарда ничек туклана? Җырчы серләрен чиште
Шоу-бизнес

Ринас Әхмәтов сәхәр белән ифтарда ничек туклана? Җырчы серләрен чиште

"Якынча моннан ун ел элек беренче тапкыр Рамазан аенда ашау-эчедән тыелып торган идем", - ди җырчы.

Шәһәрдәшебез, татар эстрадасының танылган җырчысы Ринас Әхмәтов та уразага кергән. “Ел да әлеге гыйбадәтне үтәргә тырышам. Моннан якынча ун ел элек беренче тапкыр Рамазан аенда ашау-эчедән тыелып торган идем. Шөкер, Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләгәч, бик авыр булмады”, - дип хәбәр итте Ринас “Шәһри Чаллы” газетасына. Җырчының сәхәр һәм ифтар вакытларында ризык кабул итүгә кагылышлы бернинди сере дә юк. “Табында булганын барын да ашыйм, сайланып тормыйм. Иң мөһиме - хәләл булсын”, - ди җырчы.

Бүгенге көндә исә “Алтын барс” премиясе лауреаты яңа җыр яздырып йөри.  Ул Мөслим районы Елгабаш авылына багышланган булачак. “Киләчәктә, Аллаһ теләсә, дини темага да берәр матур җыр иҗат итәргә уйлым”, - ди шәһәрдәшебез.

Фото җырчының шәхси архивыннан.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев