Мәчет төзелешенә 3 миллион сум акча биргән
Чаллыдагы "Җәмигъ" мәчете төзелеше өчен Ренат (фамилиясен күрсәтмәвебезне сорадылар) исемле бер эшмәкәр 3 миллион сумга якын акча биргән. Әлеге шәһәрдәшебез хакында без узган елның көзендә хәбәр иткән идек инде.
Мәгълүм булганча, ул 2019 елдан мәчет фондын һәр җомга саен сәдакасы белән тулыландырып тора. Үзе килә алмаганда хәер акчасын улы артыннан биреп җибәрә. Шул рәвешле бүгенге көнгә ул тапшырган сәдакаларның гомуми күләме 3 миллион сумга җиткән. Бу хакта редакциябезгә “Җәмигъ” мәчетенең дин әһелләре хәбәр итте.
Мәчет төзелешенә һәркем финанс ярдәм күрсәтә ала. Моны https://fondjamig.ru интернет-сайты аша да эшләргә була. Анда акча күчерү өчен реквизитлар һәм махсус куар-код булдырылган.
Илшат Солтанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев