Дәүләт Думасында россиялеләргә VPN һәм Instagram* кулланмаска киңәш иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Бурлаков россиялеләрне VPN һәм Instagram* нан (*Россиядә экстремистик дип танылган социаль челтәр) баш тартырга чакырды.
«Россиялеләр Instagram* нан (*Россиядә экстремистик дип танылган социаль челтәр) үз теләге белән баш тартырга һәм психологик сәламәтлекне сакларга тиеш. Шуны аңлагыз: безнең илне дискредитацияләүче видеороликлар тарату-көнбатыш пропагандасында үз теләгең белән катнашу дигән сүз», - диде Бурлаков. Бу хакта РИА Новости яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев