Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ярма кортламасын дисәң...

Кухняда ярмаларга корткычлар ияләшмәсен өчен берничә ысул бар. Салкында сакланган ярмаларга корткычлар ояламый. Дөгене генә туңдырып булмый. Ул салкында торса, пешергәч уалып бетә.

Лимон кабыгы корткычларны куркыта. Аны ярма өстенә салып калдырырга була. Сарымсак яки әче борыч белән дә алмаштырырга мөмкин. Лавр яфрагы, тырнак гөл яфраклары да ярдәмгә килә ала.
Ярма янына металл әйбер — мәсәлән фольга кисәге куйсаң да яхшы. Тимер кашыклар, чәнечкеләр булса да, ярмага корткычлар килми.
Корткычлардан арыну өчен шкафларны аш серкәсе эремәсе белән дә сөртергә була. Ярмаларны тыгызлап ябыла торган банкаларда саклагыз. 

 

Фото: estilo-living.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт