Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Документларны тикшерегез!

Федераль законга үзгәрешләр керү уңаеннан хәзер нотариуслар, күчемсез милеккә Росреестр үткәрү белән берлектә, сатып-алу килешүләрен дә раслый алалар. Шулай ук алар үзләре раслаган килешү өчен җавап тотачаклар. Нәтиҗәдә, күчемсез милекне хосусыйлаштыру һәм шуңа бәйле сатып-алу килешүләрен теркәү срогы 5 эш көненә кадәр кыскара.

Һәр сатып-алу килешүе ясаганда ялганга тап булу ихтималы булган кебек, милек килешүләре дә искәрмә түгел. Шуңа күрә ТР Росреестр идарәсе сатып-алу килешүләре төзегендә гражданнарга иң элек сатып алынасы объект хакында алдан мәгълүмат җыярга киңәш итә. Мондый мәгълүматларны ведомство сайтында онлайн режимда бушка алырга мөмкин. Моның өчен www.to16.rosreestr.ru сайтына кереп «Электронные услуги» бүлегендә тәкъдим ителгән хезмәтләрнең берсен сайларга кирәк.
Түбәндәге мәгълүматлар һәркем өчен: күчемсез милек объектына тасвирлама, (исеме, кадастр номеры, урнашкан урыны), хокукый затның фамилиясе, исеме, атасының исеме яки объектның атамасы, хокукның төре, аңа карата чикләүләр, хокукый бурычлар һәм әлеге объект буенча судка дәгъвалар белдерелгәнме-юкмы. Мисал өчен, сез фатир сатып алырга уйлыйсыз, ди. Сатучы китергән мәгълүматның дөреслеген: фатир мәйданын, хокукый затның исемен, һәм мөһим нәрсә — фатирның арестта яки аның буенча судка дәгъваларның булу-булмавын шушы сайт аша тикшерергә була.
Мошенниклардан саклану өчен саткан кешенең — әлеге объект хуҗасының, күрсәткән документлары төп нөсхәдә булуына да игътибар итәргә кирәк.  Шулай ук әлеге милекнең ничек еш сатылуын белү дә артык булмас. Әгәр дә объектны ышаныч кәгазе буенча саталар икән, хокук теркәлгән кешенең бу сатып-алу килешүенә чыннан да каршы булмавын белешү мәҗбүри.
Объектның чыннан да сатучыныкы булу фактын тикшерү өчен Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) күчемсез милеккә һәм аңа бәйле сату-алу килешүләренә хокуклар хакында выписка алырга була. 
Әгәр дә үз исемегезгә теркәлгән милек өчен хафаланасыз икән, сез Росреестр идарәсенә барып, милеккә кагылышлы килешүләрне үзегездән тыш башкармаска дигән гариза язып калдыра аласыз. Бу гариза ЕГРПга теркәлеп куелачак һәм әлеге гариза кабат үзегезнең гариза, суд нәтиҗәсе яки регистратор таләбе буенча гына юкка чыгарылырга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерү