«Татар кызы – 2021» бәйгесендә кем җиңде?
Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда башлангыч сыйныфта укучы кызлар арасында «Татар кызы – 2021» бәйгесе финалы үтте.
Әлеге чара ел саен туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә. Финалга 9 кыз чыкты. 2 нче гимназия укучысы Регина Кәлимуллина барлык сынауларны уңышлы үтеп, «Татар кызы – 2021» исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев