Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләрен ачыклыйлар.
Авария 10 июльдә, кичке сигезенчеләр киткәч Кызыл-Байрак ипподромы территориясендә булган. Йөртү таныклыгы булмаган килеш квадроциклга утырган 42 яшьлек ир-ат тимер киртәгә килеп бәрелгән.
«Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар, ул шунда үлгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Нет комментариев