Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев коронавирус белән авырган берәр кешесе булган 30га якын предприятие өчен карар кабул итте. “Бу коллективларда бер ай эчендә бөтен хезмәткәргә вакцина ясатылырга тиеш”, - диде ул дүшәмбе киңәшмәсендә.
Бүгенге көндә Чаллыда COVID-19га каршы вакцинаның беренче компонентын - 84 391, икенчесен 61 996 кеше алган. Узган атнада көненә уртача 2000 кеше вакцина ясаткан. Шәһәрдә 4,5 мең доза вакцина бар, препаратның яңа партиясе кайтарылырга тиеш.
Нет комментариев