Чаллыда көчле җил аркасында биек кран ауды, кранчы хатын-кыз һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көчле җил аркасында биек кран ауды, кранчы хатын-кыз һәлак булды

Ауган кран төзелеш мәйданчыгындагы коймаларны да җимергән.

10 июль көнне Чаллының Тынычлык проспектында биек кран ауган. Бу вакытта аның эчендә хатын-кыз булган.  
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ауган кран төзелеш мәйданчыгындагы коймаларны да җимергән.
Агентлыкның үз хәбәрчесе белдергәнчә, фаҗига урынына килгән коткаручылар 48 яшьлек кранчы хатын-кызны кран эченнән чыгарган. Ул һәлак булган.  

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев