12 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

12 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

12 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.

Төньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә +11..+16˚, көндез +24..+29˚ градус. 
Дүшәмбе, 12 июль көнне, Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан 6-11 метр, көндез һәм кичен секундына 15-20 метр. Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+16˚, көндез максималь температура +24.. +26˚.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев