13 октябрь 2021 яңалыклары
-
1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләргә кирәк
Татарстан Республикасында физик затларның милек салымнарын түләү, шулай ук 2020 ел өчен физик затлар кеременә салым түләү буенча салым хәбәрнамәләрен җибәрү башланды.
-
Авыруларның хәле катлаулы, әмма тотрыклы
Якшәмбе көнне Минзәләдә L-410 самолеты бер двигателе эшләми башлау аркасында һәлакәткә очрады. Әлеге хәбәрне алу белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләгә юл тотты. Аның сүзләренчә, очучылар элемтә югалганчы бу хакта хәбәр итәргә өлгергән.
-
Чаллы укучылары император имәне чикләвекләрен утырттылар
Яр Чаллыда Петр I чорындагы имән чикләвеге үсентесен утырту тантанасы узды.
-
Ковидка каршы көрәш катгыйланды
11 октябрьдән Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация кертелде. Бу хакта карарны республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалады. Шулай ук атна башыннан республикада ковид буенча чикләүләр дә катгыйланды. Хәзер җәмәгать туклану урыннарына, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә, аквапаркларга, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә COVID-19га каршы вакцинация узуны раслый торган QR-кодларны күрсәткәч кенә кереп булачак.
-
Татарстан Республикасының баш санитар табибы яңа чикләүләр буенча ачыклык кертте
11 октябрьдән Татарстанда аерым категория гражданнар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде.
-
Шәһәрдә 2036 елга кадәр перспективага җылылык белән тәэмин итү схемасы эшләнде
«ИЦ «Энергопрогресс» ҖЧҖ «Яр Чаллы шәһәренең 2036 елга кадәр перспективага җылылык белән тәэмин итү схемасын эшләү» буенча эшен төгәлләде.
-
Чаллылылар йөклелек вакытында COVID-19 белән авыруылары турында сөйләделәр
Йөклелек вакытында хатын-кыз авыруны авыррак кичерүенә карамастан, алар коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатмаганнар.
-
138 меңнән артык чаллылы COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын ясаткан
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче компонентны – 138 075, икенчесен - 114 941 кеше куйдырган.
-
5нче шәһәр хастаханәсе табиблары яраланган чаллылыларга ярдәм күрсәтәләр
5 нче шәһәр хастаханәсе табиб-офтальмологлары, учреждение йогышлы авырулар госпиталенә үзгәртелүгә карамастан, яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.
-
13 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
13 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.