Грантка - яңа спектакль
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа спектальгә репетицияләр башланды. Театрның сәнгать җитәкчесе, баш режиссер «Капка» әсәрен сәхнәләштерде.
Коллектив 2021 елда ТР Президенты каршындагы татар телен саклау hәм үстерү комиссиясе, ТР Театр әhелләре берлеге грантын отып, Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» драмасын сәхнәләштерү хокукына ия булды.
Әлеге әсәр төрки дәүләтләр арасында узган хикәяләр бәйгесендә катнашып, Татарстанда – беренче, дәүләтләр арасындагы турда икенче урынны яулап, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премиягә ия булган иде, пьеса шул хикәягә нигезләнгән.
Төп рольдә искиткеч талантлы артист - Рәзил Фәхретдинов. Аның герое кем син, тамырларың каян синең?.. дигән сорауга җавап эзли. Гомер буе кимсенеп яшәгән Касыйм соңгы сулышына кадәр үз-үзен эзләү белән мәшгуль. Авылдаш егетенә үч итеп кенә аның кәләшен урлап кайтуы да, кызның үлемендә үзен гаепле хис итүе дә, туган авылыннан качып китүе дә – яшәү мәгънәсен эзләү ул. Ерак Камчаткада яшәп, гомер азагында туган туфракның бәхиллеген алырга кайткан чал Касыймны ташландык авыл һәм алар нигезендә утырып калган җимерек капка гына каршы ала. Нигез капкасымы ул, әллә гомер капкасымы?..
Сүз уңаеннан, ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы 960 нчы карары нигезендә 2021 елның 11 октябреннән театрларның тамаша заллары 50%тан да артмаган очракта QR-кодлар таләп ителми. Бүгенге көндә театрда спектакльләргә билетлар залның 50%ына гына сатыла. Барлык сатып алынган билетлар да гамәлдә. Театр штат режимында эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев