13 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
13 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.
Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +1..+6˚, көндез +12..+17˚ градус.
Чәршәмбе көнне Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көндезге температура +14..+17˚ тәшкил итәчәк, төнлә +1..+5˚.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә, вакыты белән секундына 13 метрга кадәр тизлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев