Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

5нче шәһәр хастаханәсе табиблары яраланган чаллылыларга ярдәм күрсәтәләр

5 нче шәһәр хастаханәсе табиб-офтальмологлары, учреждение йогышлы авырулар госпиталенә үзгәртелүгә карамастан, яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.

5 нче поликлиника медиклары ял көннәрендә дә эшлиләр. Көн саен аларга ашыгыч медицина ярдәме сорап дистәләгән Чаллы кешесе мөрәҗәгать итә.  
Табиб-офтальмолог Ирина Ульянина шушы көннәрдә ярдәм сорап 25 яшьлек ир-атның мөрәҗәгать итүен сөйләде. Ул мотоциклдан егылып, имгәнгән.
"Егетнең өске күз кабагында һәм сул күзнең тышкы почмагында яра иде. Без аңа беренчел хирургия эшкәртүен үткәрдек, тугыз җөй, асептик бәйләвеч салдык. Шулай ук каш өсте һәм яңак яралары эшкәртелде. Безнең пациент ике тапкыр приемга килде инде. Аның барысы да әйбәт, яралары төзәлә", - дип аңлатты Ирина Ульянина.
5 нче шәһәр хастаханәсенең офтальмология бүлеге мөдире Рифат Җамалиев пациентлар берәр мәсьәлә буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә, тиз арада дәвалануны таләп итә торган башка авыру очраклары турында белү очраклары бар дип уртаклашты: "Октябрь башында миңа 50 яшьлек ир-ат килде, ул эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда пешкән. Күз ялкынсынган һәм начаррак күрә башлаган. Үткәрелгән тикшерү сәбәбнең ярада гына булмавын күрсәтте. Пациентның күз яны өлкәсендә шеш барлыкка килүе ачыкланды. Без аны ашыгыч рәвештә онкология диспансерына җибәрдек, анда үпкәләр онкологиясе ачыкланган. Ир-атка озак дәваланырга туры киләчәк".
Офтальмология бүлеге мөдире аңлатканча, күрү органнарында метастазлар чыгу сөт бизенең, үпкәләрнең яман шешләре, тире меланомасы барлыкка килүгә бәйле.
"Авыруларның характеры сезон белән бәйле. Җәен һәм көз башында, нигездә, велосипед, мотоцикл, автомобиль белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләреннән соң ярдәм күрсәтәбез. Кыш көне яралар азрак, һәм беренче планга күзләрнең ялкынсыну авырулары чыга. Без барлык мөрәҗәгать итүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтәбез, әгәр тиз арада ярдәм таләп ителсә, Казанга яки Түбән Камага җибәрәбез", - дип билгеләп үтте Рифат Җамалиев.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек