Чаллылылар йөклелек вакытында COVID-19 белән авыруылары турында сөйләделәр
Йөклелек вакытында хатын-кыз авыруны авыррак кичерүенә карамастан, алар коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатмаганнар.
Айсылу - йөклелекнең 14 атнасында. Ул икенче тапкыр авырга узган, бала күптән көтелгән. Башта ире, аннары кызы авырып киткән, тиздән үзенә дә авыру күчкән. Хатын-кыз сөйләве буенча, ул авыруның беренче билгеләренә җитди карамаган, салкын тию дип кенә уйлаган.
Бу хакта WhatsApp аша акушеркесына язган. Поликлиникадан өйгә терапевт авыруны тикшерер өчен килгән. Табиб стационарга юллама биргән, әмма пациентка госпитализациядән баш тарткан. Хатын-кызлар консультациясе мөдире белән сөйләшкәннән соң гына йогышлы авырулар хастаханәсенә барырга була. ПЦР-тест уңай нәтиҗә биргән. Кызга бәхет елмайган, вирус үпкәләргә зыян китерергә өлгермәгән. Бер атна дәвамында Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланган. Күрсәтелгән медицина ярдәме өчен табибларга чын күңелдән рәхмәтен белдерә.
«Табибка мөрәҗәгать итүдән, томография узудан курыкмаска кирәк. Бу ситуациядә иң мөһиме - баланың һәм әнинең сәламәтлеген, тормышын саклап калу», - ди Айсылу.
Йөклелекнең 32 атнасында пневмония белән авырган Полина да авыруның беренче симптомнарын гадәти ОРВИ буларак кабул иткән. Хатын-кыз үпкәләрнең томографиясеннән һәм госпитализацияләүдән баш тарткан. Берничә көннән соң Полинаның температурасы күтәрелгән. Шул ук вакытта табиблар иренең үпкәләрнә 28%ка зарарланганын ачыклаганнар.
«Шуннан соң курка башладым, - дип сөйли хатын. - Мин хастаханәгә бардым һәм томография уздым. Үпкәләргә 12% зыян килгәне билгеле булды». 8 көн дәвамында хатын-кызны Республика клиник хастаханәсе табиблары дәваладылар. Хәзер Полина өендә һәм үзен яхшы хис итә.
«Беренче этапларда дәваланырга кирәк, - дип саный Полина. Үз-үзең өчен генә түгел, балаң өчен дә җаваплылык тоярга кирәк».
Римма йөклелекнең соңгы аенда коронавирус белән авырый. Иренең, аннары ике яшьлек улының температурасы 39ка кадәр күтәрелә. Римма өйдәгеләрне карар өчен госпитализацияне кичектерергә була, симптомнары да бик ачык булмый. Берничә көн дәвамында хәле яхшыраймый, һәм хатын-кыз госпитализацияләүгә карар кыла: йогышлы авырулар хастаханәсенә, ә аннан турыдан-туры Республика клиник хастаханәсенә юл ала. Томография үпкәләргә 13% зыян килүен күрсәткән. Хастаханәдә дәвалауга карамастан, температурасы арта барган. Табиблар кесарево аша бала таптырырга карар кабул иттеләр. Сабый дөньяга әтисенең туган көнендә, бер айга иртәрәк туа. Кызлары табиблар күзәтүе астында торган, гәрчә аның гомеренә берни дә янамаса да. Бала табудан соң Римма интенсив дәвалана һәм аякка баса. Ике атнадан соң ул өенә кайткан.
«Хатын-кызның организмы, беренче чиратта, баланы коткара һәм хатын-кызның үзенә көч җитми. Беренче симптомнар булганда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип саный Римма.
Тагын бер пациентканың тарихы алдагылар белән охшаш. Кыз да, аның якыннары да коронавирустан вакциналаштырылмаган. Поликлиника табиблары йогышлы авырулар хастаханәсенә тикшерүгә юллама бирүгә карамастан, хатын анда барудан баш тарткан. Температурасы берничә көн дәвам итә һәм 37,9га кадәр күтәрелгәч, хатын-кыз йогышлы авырулар хастаханәсенә барып, томографиягә ризалык бирә. Ул үпкәгә 28% зыян килүен күрсәткән. Хатын-кыз дәвалауны Республика клиник хастаханәсендә узды. Ул дәвалауның нәтиҗәле узуына бик шат.
«Үз сәламәтлегеңә җитди карарга кирәк. Бүлектә күп кенә кызлар алдан ук табибларга мөрәҗәгать итмәүләренә зарлана», - дип билгеләде пациентка.
«COVID-19 - йөкле хатын-кыз һәм булачак бала өчен зур куркыныч. Йөклелекне планлаштырганда булачак әни һәм аның якыннары, һичшиксез, вакцинация узарга тиеш. Вакцинациядән соң әни дә, булачак бала да авырудан сакланачак. Моннан тыш, йөклелекнең 22 атнасыннан соң COVID-19дан табиб-акушер - гинеколог киңәшләре буенча вакцинацияләнү мөмкинлеге барлыкка килде. Шулай ук исегезгә төшерәбез, авыруның беренче билгеләре барлыкка килгән очракта кичекмәстән табибка яки акушеркага хәбәр итәргә кирәк. Пациентларга уңайлы булсын өчен 7 нче поликлиниканың хатын-кызлар консультациясендә WhatsApp төркемнәре булдырылды, алар булачак әниләргә табиблар белән тәүлек әйләнәсе элемтәдә калырга ярдәм итә», - дип билгеләде 7 нче поликлиниканың баш табибы Александр Попов.
http://nabchelny.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев