14 апрель 2022 яңалыклары
-
"Хәния апа үз аягы белән машинадан чыкты, күзлеген, туфлиен салды да носилкага үзе менеп ятты"
Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр барлауны дәвам итәбез. Бу юлы апасы турындагы истәлекләре белән аның яраткан сеңлесе ( бертуганы Фирүзәнең кызы) Галия Ибәтуллина бүлеште.
-
Шәүкәт Галиев премиясе – дәрәҗәле бүләк
Өченче ел рәттән шушы язгы матур көннәрнең берсендә без иң актив хәбәрчеләребезгә Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр тапшырабыз. Дәрәҗәле премия инде ул, дөресен әйткәндә! Беренчедән, ул Татарстан язучылар берлеге белән уртак проектыбыз. Димәк, анда берлек рәисе, безнең заманның кызыклы шәхесләреннән берсе Ркаил Зәйдулла үзе кул куя. Икенчедән, Шәүкәт Галиев кебек күренекле балалар шагыйре исеме белән дә атала бит әле ул!
-
Казанда Чаллының иң яхшы ТОС җитәкчеләрен бүләкләделәр
1нче урынга Үзәк районыннан – 13нче, 14нче, 39нчы комплексларының территориаль-иҗтимагый үзидарәләре, Автозавод районының – «Солнечный», Комсомол районының – «Прибрежный», «Бумажник» территориаль-иҗтимагый үзидарәләре лаек булды.
-
Депутат «Федотово»ны алды
Шәһәр Советы депутаты, «АНО» төзелеш компаниясе җитәкчесе Алексей Горшков «Федотово» тау чаңгыларында шуу комплексы хуҗасы булды.
-
Чаллы ГИМС инспекторлары укучылар белән аңлату эшләре алып бара
Бүген Чаллының 68нче мәктәбендә, сәламәтлекләре чикле балалар өчен, ГИМС инспекторы Зиннур Мостафин белән очрашу узды.
-
Чаллыда узачак каратэ турнирына Россиянең 14 регионыннан спортчылар киләчәк
7-8 май көннәрендә Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә каратэ буенча «Татарстанның өметләре» дип исемләнгән төбәкара турнир һәм каратэ буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге уздырыла. Ярышлар иртәнге 9дан кичке 8гә кадәр дәвам итәчәк.
-
"Безнең җырчы. Яңа буын" бәйгесенең финалында тамашачыны нәрсә көтә?
17 апрель 17 сәгатьтә Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда "Күңел" радиосы оештырган "Безнең җырчы. Яңа буын" республикакүләм җыр бәйгесенең финалы уза.
-
Чаллы театрында - «Бик сагынсаң әгәр...»
Өзелгән җепләрне ялгарга бәлки бергәләшеп концерт кую, җыр-моң ярдәм итәр...
-
95 яшьлек ветеран юбилеена ел буе көткән кунагы килгән
Тукай районы Теләнче-Тамак авылында туган Илгизәр Гариф улы 1945 елда Иранга хезмәт иткән.
-
Чаллы әниләре үзләрен борчыган сорауларга җавап таба алачак
26 апрельдә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Хатын-кыз игътибары» дигән темага «Бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларда барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр турында» кайнар линия оештырылачак.
-
Чаллы «ZaРоссию» музыкаль-патриотик марафонына кушыла
12 апрельдән 5 майга кадәр илнең алты федераль округында – Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел буе, Урал һәм Себер федераль округларында «ZaРоссию» музыкаль–патриотик марафон узачак. Аның кысаларында шәһәрләрдә рок- һәм поп-башкаручылар концертлары узачак.
-
Чаллыда Украинадан мәҗбүри күченгән гаиләдә бала туды
Бүген иртәнге 2 сәгать 5 минутта Кама балалар медицина үзәгендә аларның икенче балалары – уллары туды.
-
Чаллыга республиканың баш мөфтие килә
Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чарада катнашачак.
-
Өч кеше җыелып, карар кабул итә алмый
Микрорайон халкы белән теге яки бу мәсьәләне караганда расланган кагыйдәләрне үтәргә кирәк булачак.
-
Чаллының генераль планын тикшерәчәкләр
Аның буенча архитекторлар һәм төзүчеләр фикер алышачак.