Чаллы ГИМС инспекторлары укучылар белән аңлату эшләре алып бара
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ГИМС инспекторлары укучылар белән аңлату эшләре алып бара

Бүген Чаллының 68нче мәктәбендә, сәламәтлекләре чикле балалар өчен, ГИМС инспекторы Зиннур Мостафин белән очрашу узды.

Коткаручы 7-9 сыйныф укучылары белән сулыклар янында үзеңне куркынычсыз тоту турында кисәтү әңгәмәсе үткәрде. Ул укучыларга язгы бозның куркыныч булуын искәртте, ташу вакытында яр буенда үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртте. Шулай ук инспектор бәла-каза килеп чыкканда коткару чараларын дөрес куллану һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү турында да сөйләде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев