Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Хәния апа үз аягы белән машинадан чыкты, күзлеген, туфлиен салды да носилкага үзе менеп ятты"

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр барлауны дәвам итәбез. Бу юлы апасы турындагы истәлекләре белән аның яраткан сеңлесе ( бертуганы Фирүзәнең кызы) Галия Ибәтуллина бүлеште.

– Тәтешлене чыктык кына, Хәния апаның башы иелеп төште, көзән җыера башлады. Ни эшләргә дә белмибез. Мин ашыгыч ярдәмгә шалтыраттым. Хәния апа уянмый да, уянмый. Әтигә хәбәр иттек, ул хастаханәгә шалтыратып, носилкалар әзерләп торырга кушты. Кире борылып, хастаханәгә барганда, мәчеткә җиткәч, Хәния апа уянып китте. «Мендәрне бирегез әле, мин Казаныма йоклап кына кайтам», – диде.

Үзәккә җиткәндә, ашыгыч ярдәм машинасы каршы очрады. Без барганда, хастаханәдә носилкалар белән көтеп торалар иде инде. Хәния апа үз аягы белән машинадан чыкты, күзлеген, туфлиен салды, сумкасын куйды да носилкага үзе менеп ятты. Лифт белән алып кереп киттеләр. Бер сәгать тирәсе маташтылар бугай. Үзенең дарулары әнисендә калдымы икән дип, анда төшеп мендек. Сәгать туктаган кебек булды ул вакытта. Табиблар реанимациядән бер-бер артлары башларын иеп чыккач, эшнең нидә икәнлеген аңладык. Соңгы минутларында бергә булгач, әле дә күз алдында, йөрәктә тора. Казанга дип, сөенеп китеп барыш иде бит. Без дә, үзе дә сизми калды бугай үлемен. Туган авылында җаны чыкты. 

Әлеге язманың тулы вариантын газетабызның 15 апрель саныннан укыгыз. Сайтыбызны да күзәтеп  барыгыз. 

Сүз уңаеннан, 2022 елның икенче яртысына «Шәһри Чаллы» газетасына язылу башланды. Аңа барлык элемтә бүлекләрендә язылырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев