Чаллыда Украинадан мәҗбүри күченгән гаиләдә бала туды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Украинадан мәҗбүри күченгән гаиләдә бала туды

Бүген иртәнге 2 сәгать 5 минутта Кама балалар медицина үзәгендә аларның икенче балалары – уллары туды.

Хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә ЛНРдан күчеп  килгән бер гаиләдә шатлыклы вакыйга булды. Бүген иртәнге 2 сәгать 5 минутта Кама балалар медицина үзәгендә аларның икенче балалары – уллары туды.

Аңа Александр дип исем кушканнар. Бу гаиләдә 13 яшьлек кыз үсә. Табиблар әйтүенчә, авырлыклар күреп, ерак юллар аша Чаллыга килсәләр дә, бала сау-сәламәт туган. Кама балалар медицина үзәгененең гинекология һәм акушерлык бүлеге мөдире Алексей Эстрин әйтүенчә, бала вакытында дөньяга килгән. Аның буе – 53 см, авырлыгы 3 кг 910 грамм.

– Малайның әнисе бала тудыруга психологик яктан әзерләнгән, бөтен киңәшләрне үтәде. Хәзерге вакытта ана һәм бала үзләрен яхшы хис итә, – ди Алексей Эстрин.

Фото КДМЦдан алынды

Зөлфия ГАЛИМ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


балалар туу Украина ана капиталы индексация

Нет комментариев