Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өч кеше җыелып, карар кабул итә алмый

Микрорайон халкы белән теге яки бу мәсьәләне караганда расланган кагыйдәләрне үтәргә кирәк булачак.

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев халык белән очрашуларның нигезләмәсен бәян итте. Аның фикеренчә, документ регламент формасында. Димәк, микрорайон халкы белән теге яки бу мәсьәләне караганда расланган кагыйдәләрне үтәргә кирәк булачак.

Сораулар үзара салым, инфростуктура элементларын урнашытыру мәсьәләренә кагылырга мөмкин. Халык белән очрашуларны үткәрү чыгымнарын муниципалетит үз өстенә ала. «Хәзер ишегалдына җыелган өч кеше генә агачларны кисү яисә газоннарга машина кую мәсьәләсен хәл итә алмаячак. Расланган тәртипләр үтәлмәсә, карар канунга туры килми дип исәпләнә», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы