"Безнең җырчы. Яңа буын" бәйгесенең финалында тамашачыны нәрсә көтә?
Яңалыклар тасмасы

"Безнең җырчы. Яңа буын" бәйгесенең финалында тамашачыны нәрсә көтә?

17 апрель 17 сәгатьтә Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда "Күңел" радиосы оештырган "Безнең җырчы. Яңа буын" республикакүләм җыр бәйгесенең финалы уза.

Анда Казан, Пенза, Нефтекамск, Ульяновск, Самара шәһәрләреннән, Татарстанның төрле районнарыннан 25 кеше катнаша. Аларны мәртәбәле жюри сайлап алды.

Бүген 14нче апрель 15 сәгатьтә "ВКонтакте"дагы төркемебездә туры эфирда "Күңел" радиосы мөхәррире Лилия Мәхмүтова һәм бәйгедә катнашучы Зөмәрә Шәйхыразиева белән әңгәмә үткәрәбез, кушылыгыз, сорауларыгызны языгыз!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев