16 июнь 2021 яңалыклары
-
Мәдәни инициативалар фонды грант алуга заявкалар кабул итә башлады
Мәдәни инициативалар Президент фонды крантлар конкурсында катнашырга заявкалар кабул итә башлады. Заявкаларны кабул итү 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Беренче паспортларын алдылар
Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. 10 яшь чаллылы бу көнне озакка хәтерләп калачак, чөнки аларга үзләренең беренче документын шәһәр башлыгы кулыннан алдылар.
-
«Диалог» үзәгендә педагог-психологлар ярдәм күрсәтәләр
“Диалог” психологик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Ирина Лундовских әйтүенчә, аларга мөрәҗәгать итүче яшүсмерләр саны былтыр белән чагыштырганда 1,5 тапкыр арткан, әти-әниләрнеке 2 тапкырга.
-
Тагын коронавирус турында
Чаллыда 11 июньгә COVID-19ның 2656 очрагы теркәлгән. Бу республика күрсәткечләреннән 13,1 процентка түбән. 90 кеше хастаханәләрдә.
-
Мәктәпләргә яңа спорт мәйданчыклары
Яр Чаллыда ике универсаль спорт мәйданчыгы төзелешенә 11,3 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
-
«Шәһри Чаллы» укучылары Сабан туе гүзәлен сайлады
Бүген, сәгать 18.00дә, «Энергетик» мәдәният сараенда шәһәркүләм бәйгенең финал өлеше үтә.
-
Яртысы төзелгән инде
Июньнең беренче декадасына еллык торак төзелеше планының 48,6 проценты үтәлгән. Барлыгы 155,6 мең квадрат метр.
-
Тукай районының абсолют батыры билгеле
Тукай районы Сабантуенда милли көрәш буенча беренче урынны шәһәрдәшебез Эльдар Хәмитов алды.
-
Директорлар билгеләнде
Мәләкәс аръягындагы 39нчы мәктәпкә директор итеп Илһам Төхфәтуллин билгеләнде. Моңа кадәр ул 50нче мәктәпнең директоры иде.
-
«КАМАЗ» футбол клубы 1:5 исәбе белән «Крылья Советов 2» клубын җиңде
Яр Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» футбол клубы Самарада уздырылган матчта «Крылья Советов 2» командасын 1:5 исәбе белән җиңде.
-
Чаллы – Сарман автоюлын сентябрь ахырына кадәр вакытлыча ябып куялар
Тукай районына караган Чаллы – Сарман автоюлын вакытлыча сентябрь ахырына кадәр ябып куялар. Мондагы чикләүләр 15 июньнән башлап, 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Мәктәп яны лагерьлары арасында җәйге спартакиада уздырылды
Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы 10нчы мәктәп спорт мәйданчыгында мәктәп яны лагерьлары арасында җәйге спартакиада үткәрелде.
-
Чаллының бер коттеджында ярдәмче булып эшләүче ир-ат хуҗаны һәм аның хатынын үтергән
Хуҗаларга 15 еллап хезмәт иткән ярдәмче 70 яшьлек хатын белән 74 яшьлек ирне үтергәнен өйдә хуҗабикә булып эшләүче 29 яшьлек хатын күреп торган.