Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Диалог» үзәгендә педагог-психологлар ярдәм күрсәтәләр

“Диалог” психологик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Ирина Лундовских әйтүенчә, аларга мөрәҗәгать итүче яшүсмерләр саны былтыр белән чагыштырганда 1,5 тапкыр арткан, әти-әниләрнеке 2 тапкырга.

«Безгә  күбрәк яшьтәшләре, әти-әниләре белән мөнәсәбәтләр коруда кыенлыклары булган, тормыш мәгънәсен таба алмаган, агрессив, шәхси проблемалары булган, үз эченә бикләнгән яшүсмерләр мөрәҗәгать итә», - дип аңлатты психолог. 
Россия институтларының социологик сораштыруы нәтиҗәләренә караганда әти-әниләрнең 80% белем бирү оешмасында психолог кирәк дип саный, яшьләрнең 56% белгечләргә мөрәҗәгать итәргә әзер. 
Чаллының югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында ун уку йортында унбер психолог эшли. Педагог-психологлар ел саен 16-18 мең студент һәм укучыга ярдәм күрсәтә. Мәктәпләрдә 84 педагог-психолог бар. Бер психолог уртача 600-1200 яшь кешене кабул итә.
Ирина Лундовских яшҗләрнең психологик проблеаларын күздә тотып муниөипалҗ ведомствоара совет булдырырна тәкүдим итә. 
«Без берләшергә тиеш. Куркынычсыз белем бирү мохитен тәэмин итүгә бәйле проблемаларны иртә ачыклау өчен яңа алымнар эзләргә кирәк. Радикаль тәртип барлыкка килү сәбәпләре кешенең үзендә, гаиләдә, туганнары белән үзара мөнәсәбәтләрдә булырга мөмкин. Баланың ярдәмгә мохтаҗ булуын никадәр иртәрәк аңласак, шулкадәр отышлы», - дип ассызыклады Ирина Лундовских.  

Фото: kazanfirst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар