Мәдәни инициативалар фонды грант алуга заявкалар кабул итә башлады
Мәдәни инициативалар Президент фонды крантлар конкурсында катнашырга заявкалар кабул итә башлады. Заявкаларны кабул итү 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Заявкалар 8 юнәлеш буенча кабул ителә: «Великое русское слово», «Нация созидателей», «Культурный код», «Молодые лидеры», «Я горжусь», «История страны. Вехи», «Место силы» һәм «Многонациональный народ». Аларның барысы да милли һәм мәдәни кыйммәтләрне популярлаштыру максатында алып барыла.
Грантларга коммерцияле, яисә коммерцияле булмаган оешмалар (дәүләт учреждениеләреннән, дәүләт компанияләреннән, сәяси партияләрдән, шәхси эшмәкәрләрдән, шулай ук муниципаль мәдәни учреждениеләрдән тыш) дәгъва кыла ала.
Конкурсның нәтиҗәләренә 15 сентябрьгә кадәр йомгак ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев