Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче паспортларын алдылар

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. 10 яшь чаллылы бу көнне озакка хәтерләп калачак, чөнки аларга үзләренең беренче документын шәһәр башлыгы кулыннан алдылар.

Аделина Зубкова 27нче мәктәптә укый. Яхшы билгеләргә генә укый. Моннан тыш ул музыка һәм бию белән шөгыльләнә. Сыйныфларында иң актив укучыларның берсе. 
- Мин үз сыйныфымда командир. Быел мәктәптә иң яхшы сыйныф исеменә лаек булдык, - ди ул. – Иң яраткан фәнем җәмгыять белеме. Киләчәктә кем буласымны әлегә төгәл әйтә алмыйм. Беренче документны тантаналы төстә алуыма бик шат. Хәзер мин Россия гражданины. Өйгә кайткач гражданинның барлык хокуклары һәм бурычлары турында укып чыгачакмын.
5нче мәктәп укучысы Дамил Латыйпов паспортын алырга әнисе, әбисе-бабасы белән килгән. 
- Минем өчен паспортны танатаналар сараенда алу - зур вакыйга. Мэр янына чыккач бераз каушадым, - ди егет. – Бүгенге көннән мин тулы хокуклы Россия гражданины. Паспорт белән бергә минем хокукларым һәм бурычларым да арта. Кылган гамәлләрем өчен дә үзем җавап бирәм.
Дамилнең әнисе Зөһрә Латыйпова да бу чарада беренче тапкыр катнаша. 
- Бу зур вакыйга дип уйлыйм. Ул улымның күңелендә уелып калачак. Балаларыбыз тәүфыйклы, тәртипле, акыллы булсыннар дип телибез.  Безнең йөзгә кызыллык китермәсеннәр иде. Ни дә булса эшләр алдыннан ныклап уйласыннар. Чөнки авыр җинаятьләр кылсалар, алар җаваплыллыкка тартылачаклар. Бу хакта онытмасыннар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр