19 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Социаль ипотека тораклы итә
2021 елда шәһәрдә 322,6 мең квадрат метр торак төзелде. Аның 230,1 мең квадрат метры коммерцияле торак булса, 45,7 мең квадрат метры – «Социаль ипотека» программасы буенча. 46,8 мең квадрат метр мәйданда шәхси торак төзелде.
-
Картиналар галереясында "Кристиан Апостол төшләре һәм чынбарлык"дигән үзенчәлекле күргәзмә ачылды
Картиналар галереясенең кече залында "Кристиан Апостол төшләре һәм чынбарлыгы" дигән шәхси күргәзмә ачылды. Анда Чаллы картиналар галереясе һәм авторлык коллекциясе фондларыннан экспонатлар тәкъдим ителде.
-
12-17 яшьлек балалар өчен коронавируска каршы «Спутник М» вакцинасы теркәлгән. Кайчан ясый башлыйлар?
Чаллы ата-аналарына балаларына прививка ясату турында ризалык бирүне сорап, махсус белешмәләр тарата башладылар. Анда ата-аналар үзләренең риза булу-булмауларын белдерергә тиеш. Россиядә 12-17 яшьлек балалар өчен коронавируска каршы «Спутник М» вакцинасы теркәлгән. Прививка ясаткан баланы сәүдә үзәгенә әти-әниләреннән башка гына да кертерләр, мөгаен, ә хәзер бу тыела.
-
Чаллыда тугыз көчек үтергән ир-ат мәчесе өчен үч алуын әйтте
Ир-ат сүзләренчә, ул этләрне аның мәчесен имгәткән өчен үтергән. Бу турыда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Искиткеч тәмле торт
Баллы-татлы ризыкларны зурлар да, кечкенәләр дә бик ярата. Үз кулларың белән пешерелгән торт исә тагын да тәмлерәк була. Моны истә тотып, игътибарыгызга бер рецепт тәкъдим итәбез.
-
Наил Мәһдиев: "Карны вакытында чыгарырга кирәк"
Гыйнвар башыннан Чаллыда бер айлык норма кар яуды. Дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илья Зуев шәһәрдә кар чистарту барышы белән таныштырды.
-
Эт җәберләп үтерүчегә 5 ел азмы, күпме?
"Шәһри Чаллы" газетасының Инстаграм аккаунтында подписчикларыбызга "Үтергән этләр өчен 5 елга иректән мәхрүм итү азмы, күпме?" дигән сорау бирдек.
-
Кайсы объектлар яңартылачак?
Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев капиталь ремонт таләп ителгән объектларны атады. Әлеге исемлектә: «Олимпийский» спорт комплексы, «КАМАЗ» мәдәният йорты, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы.
-
Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчете төзелешенә бер елда 55 миллионнан артык акча җыелган
Узган ел төзелеш мәйданында 526 квадрат метрда бетон җәелгән, 24,6 тонна төзелеш арматурасы кулланылган, 1,8 мең кубометр кирпеч өелгән. Төзелеш материалларының күп өлеше бушлай бирелгән.
-
Тракторчы Хәлил Гыйлфанов үз эше турында горурланып сөйли - ВИДЕО
Тракторчы Хәлил Гыйлфанов өчен хәзер "кызу" чор - Чаллының 27нче комплексы юлларын кардан чистарта.
-
Этләрне җәзалаган адәмгә нәрсә яный?
Шушы көннәрдә "Заря" бакчачылык ширкатендә күпсанлы киселгән, кадалган җәрәхәтләре булган 9 көчек табылганы турында полициягә хәбәр килә.
-
«КАМАЗ-Мастер» – 19 тапкыр чемпион!
«КАМАЗ-Мастер» командасы быел да «Дакар» раллиенда җиңү яулады. Бу – Татарстан командасының әлеге ярышларда 19нчы җиңүе.
-
"Адымнар" гимназиясе укучылары Минтимер Шәймиевның музей-йортыннан нинди кичерешләр белән кайтты?
Милләтемнең, халкымның иң булдыклы, кадерле, мөхтәрәм кешесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең күркәм юбилее якынлашканда уйга калдым. Нәрсә соң ул яшәү мәгънәсе? Минемчә, аны һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Яшәү дигән иксез-чиксез биләмәдә аның нинди эзе кала? Адәм баласы ни өчен туганын белми? Үсеп, аңлы тормыш алып бара башлагач, һәркем кылган гамәлләре өчен җавап бирергә, ил һәм җәмгыять алдында җаваплылык тоярга тиеш.
-
Ташламалар барын беләсезме?
РФ Дәүләт Думасында Россиядә яшәүчеләргә алар «белеп бетермәскә мөмкин булган» ташламалар турында сөйләделәр. Бу хактагы мәгълүмат ведомствоның «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә чыкты.
-
Директорлар алмашынды. Кайсы мәктәптә нинди җитәкче?
Моңа кадәр 56нчы мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары булып эшләгән Альбина Ульданова 13нче мәктәп белән җитәкчелек итәчәк.