Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Адымнар" гимназиясе укучылары Минтимер Шәймиевның музей-йортыннан нинди кичерешләр белән кайтты?

Милләтемнең, халкымның иң булдыклы, кадерле, мөхтәрәм кешесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең күркәм юбилее якынлашканда уйга калдым. Нәрсә соң ул яшәү мәгънәсе? Минемчә, аны һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Яшәү дигән иксез-чиксез биләмәдә аның нинди эзе кала? Адәм баласы ни өчен туганын белми? Үсеп, аңлы тормыш алып бара башлагач, һәркем кылган гамәлләре өчен җавап бирергә, ил һәм җәмгыять алдында җаваплылык тоярга тиеш.

Бүген Татарстан, татар милләте турында Россия Федерациясендә һәм аннан читтә дә сокланып, үрнәк итеп сөйлиләр икән, моның нигезендә Татарстан Республикасының беренче Президенты, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең зур хезмәте ята. Ходай аны бу дөньяга татар халкының милли-мәдәни үзенчәлекләрен яклаучы, милләтне, аның телен, моңын саклаучы итеп яраткан. М. Шәймиев бөтен тормышын туган халкына хезмәт итүгә багышлады: авыл, гади халык тормышы, мәктәпләр, татар теле һәм мәдәнияте, милләтләр дуслыгы... Бер сүз белән әйткәндә, булган кеше!
    Кешегә бәя биргәндә, иң элек аның нинди нәселдән булуына һәм үзенең нинди балалар-дәвамчылар үстерүенә игътибар итәсең. «Эшчән, таләпчән, кырыс холыклы әткәй...Сабыр, олы җанлы, зирәк акыллы әнкәй...Шунысы хак: кешегә төп сыйфатлар нигездә нәселдән күчә. Мин аларга чиксез рәхмәтле һәм бурычлымын», – дип искә ала ул әти-әнисен. Әйе, Актаныш районы Әнәк авылындагы гади бер гаилә. Күпме халык тәрбиясе сыйган шушы сүзгә!
  Туган җиренә, туган төбәгенә булган мәхәббәте белән чиксез горурлана аксакал. «Шушы кечкенә генә, әмма бик газиз Әнәк авылы күңелемдә искиткеч зур урын биләп тора...», – ди Минтимер Шәрипович туган авылы турында. 
      Без дә, «Адымнар-Чаллы» гимназиясенең бер төркем укытучы һәм укучылары шушы шәхесне биргән җирлеккә – Минтимер  Шәймиевнең музей-йортына юл тоттык.
  Матурлыкның Ватаны – кешенең туган җире. Халкыбызга күренекле улын бүләк иткән данлы һәм шанлы Әнәк авылына аяк баскач, без моңа тагын бер кат инандык.
   Төзек, зәвык белән эшләнгән музей-йорт каршы алды безне. Шәрип Шәймиев (Минтимер Шәймиевнең әтисе) бу йортны 20 гасыр урталарында сала. Шәймиевләр гаиләсе анда 1956 – 1980 елларда яши. Минтимер Шәрип улының яшьлек еллары шушында уза. 2005 елның 11 июлендә «М.Ш. Шәймиевнең музей-йорты», шәхси музей буларак, үз ишекләрен ача. 
  Экспозициядә ата-аналар һәм балаларның шәхси әйберләре, борынгы җиһазлар һәм кухня кирәк-яраклары тәкъдим ителгән. 1432 кв.м мәйданлы утарда Шәймиевләр гаиләсенең көнкүрешен чагылдырган мунча, келәт, амбар, баз, кое урнашкан.
  2011 елдан музей-йорт филиал хокукларында «Татарстан Республикасының Актаныш районы туган якны өйрәнү музее» дәүләт учреждениесе составына кертелгән.
  Менә безгә кемнәрдән үрнәк аласы. Алар булганда киләчәгебез өметле. Яшәү бик матур, киләчәге тагын да матуррак булыр! Эйе, тормыш никадәр катлаулы булмасын, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа була ала. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул.  Минтимер Шәрип улы Шәймиев кебек!


Эльмира Камаева,

«Адымнар – Чаллы» гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф мәктәп