19 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Иң матур чыршы кайда?
Чаллы оешма-предприятиеләре арасында үткән «Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясадылар.
-
«Омикрон» килә
ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Республикада коронавирус белән авыручылар саны дүрт тапкыр артырга мөмкин», – дип кисәтте. Бу яңа «Омикрон» штаммына бәйле. «Вирусның әлеге төре Россия төбәкләренә керде инде, тик әлегә ул республикада юк», – диде ул. Әмма тынычланырга ярамый. Джордж Вашингтон университетының профессоры, вирусолог Константин Чумаков әйтүенчә, «омикрон»ның йогышлылыгы сизелерлек арткан, әмма аны «яхшы хәбәр» дияргә була, чөнки нәтиҗәдә патогенлык һәм үлем очраклары кими. Яңа штамм күбрәк яшьләргә йога, өлкәннәрдән аермалы буларак аларда авыру җиңел уза.
-
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина Инстаграммдагы битен ябарга мәҗбүр булган
Бу турыда ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты Зөлфия Галимгә әйтте.
-
Чаллыда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
"Энергетик" мәдәният сараенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы - 2022» конкурсына йомгак ясалды. Җиде номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
-
Чаллы укучыларын «Татар теле - туган телем» уенында катнашырга чакыралар
Укучыларны «Татар теле - туган телем» еллык шәһәр интеллектуаль-танып белү уенында катнашырга чакыралар.
-
Пенсионерларны "Балкыш" республика фестивалендә катнашырга чакыралар
Фестивальнең беренче, сайлап алу этабы, 21 февральдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак.
-
Роспотребнадзор ачык ишекләр көне үткәрә
19 гыйнварда 14:00-16:00 сәгатьләрдә эшмәкәрләр өчен “ачык ишекләр” бердәм көне үткәрелә.
-
Чаллыда Кач ману кайда оештырылачак?
19 гыйнварда Чаллыда Кач ману узачак.
-
19 гыйнварга Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
19 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак, урыны белән буран.