Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Укытучылар көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр

Укытучылар көне алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аппарат киңәшмәсендә Чаллы педагогларының уңышлары турында сөйләде.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда мәгариф өлкәсендә 15 меңнән артык кеше эшли, аларның 3 764е – мәктәпләрдә педагогик хезмәткәрләр, 3 399ы – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, 2 191е – югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары, 555е – өстәмә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар.
– Чаллы педагоглары - безнең горурлыгыбыз, - дип билгеләп үтте Рамил Хәлимов. - Шәһәр белем сыйфаты буенча, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өлеше буенча, спорт-сәламәтләндерү эше буенча республикада алдынгы урыннарда тора. Шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм җитәкчеләре ел саен Россия, региональ, шәһәр конкурсларында катнашалар һәм җиңү яулыйлар.  
РФ Президенты Владимир Путин алты республика кешесен төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен бүләкләде. Алар арасында Чаллының 58 нче мәктәбе директоры Лиза Нәбиуллина да бар.
Педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен 200 000 сум күләмендә премия белән А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Мөхтярова, 77 нче гимназиянең тарих укытучысы Татьяна Әхмәтшина, 76 нчы гимназиянең чит тел укытучысы Елена Сычугова бүләкләнде.


46 нчы урта мәктәп укытучысы-логопед Елена Азина Татарстан Республикасының М.И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Аны бирү турындагы Указга президент Рөстәм Миңнеханов кул куйды.


2021 елда «Ел укытучысы - 2021» Бөтенроссия конкурсының Төбәк этабында «Ел укытучысы» номинациясендә 35 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Александр Альменеев, 35 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Клюева җиңде.


Туган тел укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсында 37 нче мәктәпнең Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Биккинина 1 нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе