Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фаҗигагә очрап үлгән кеше истәлегенә юлда һәйкәл куярга ярыймы?

Ислам дине моңа нинди карашта? Әлеге сорауга Чаллы шәһәренең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.

– Гомумән, һәйкәлләр ул ислам динендә тыелган әйбер. Асылда хәтта чардуган белән ташлар да кую хупланмый. Төгәлрәк әйтсәк, бары бер карыштан артмаган таш кына куярга мөмкин. Алдагы сораудагы кебек искәртсәк, әлеге һәйкәлләрнең мәеткә бер файдасы да юк, ул исраф гамәл була. Аларны ясатырга сарыф иткән акчаны мохтаҗга мәет исеменнән сәдака итеп бирсәң, күпкә саваплырак булыр иде. 

Фото: mk-saransk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев