«Автоградбанк» 50% кешегә акчаларын кайтарды
Яңалыклар тасмасы

«Автоградбанк» 50% кешегә акчаларын кайтарды

Иминиятләштерелгән акча 2,3 млрд сумны тәшкил итә.

"Автоградбанк" кертемчеләр акчаларын кайтаруны дәвам итә. Бүгенге көнгә ул 1 млрд 150 млн сумга якын акча кайтарган. «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» (АСВ) белдерүенчә, 50 проценттан артык кеше үз акчаларын алуга ирешкән.

Исегезгә төшерәбез, 17 июнь РФ Үзәк банкы «Автоградбанк»ның лицензиясен алды. Кертемчеләргә иминиятләштерелгән сумманы кайтаручы банклар итеп «Россельхозбанк» һәм «Ак Барс банк»ы билгеләнде. Бу банкларда шәһәрдәшләрне 25 июньнән кабул итә башладылар. 

Шуны да искәртергә кирәк, банкның лицензиясез калуы, кредит алучыларның бурычларын юкка чыгармый. Алар түләүләрне дәвам итәргә тиеш. Бурычларын түләмәүче клиентлардан әҗәт суд аша мәҗбүри кайтарылачак. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев