Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

РФ Үзәк банкы «Автоградбанк»ның лицензиясен алды

Кешеләрнең акчасы югалмасмы?

«Автоградбанк» 33 ел дәверендә кече һәм урта эшмәкәрлек, физик затлар белән уңышлы гына эшләгән иде. Банкка нигез салып, озак еллар җитәкчелек иткән Венера Иванова эштән киткәч, әлеге финанс оешмасының эшчәнлеге сүлпәнләнде. 

Бүген инде ул лицензиясез калды.

Банкның кертемчеләре акчаларын алырга килә башлаганнар инде. 

«Акча югала дип борчылырга кирәкми. 1,4 млн сум кертем, шулай ук картадагы акчалар да дәүләт тарафыннан иминиятләштерелгән. Агент билгеле булгач, акчаларны кайтарып булачак», – диде банк хезмәткәре. Ул үзенең исемен күрсәтмәвебезне сорады.

«Автоградбанк» Дәүләт банкының Чаллы бүлеге базасында 1991 елның 26 апрелендә барлыкка килде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзәкбанк АВТОГРАДБАНК лицензиясез калды