Баласын имгәткән ана үзен акылга зәгыйфь итеп күрсәтмәкче булган
Яңалыклар тасмасы

Баласын имгәткән ана үзен акылга зәгыйфь итеп күрсәтмәкче булган

Гаепләнүче турында яңа мәгълүматлар билгеле.

4 айлык сабыен кыйнап имгәткән 26 яшьлек анага беренче суд утырышы булды (монда яздык). Үз чыганакларыбыздан белгәнчә, ул медицина тикшеренүе үткән. Үзен акылга зәгыйфь итеп күрсәтмәкче булган. Әмма белгечләр аны үз акылында дигән нәтиҗә чыгарганнар. 

Хәзер гаепләнүче хатын кыз 2 ай Минзәлә изоляторында булачак. Бала авыр хәлдә республика балалар клиник хастаханәсе реанимациясендә (моннан укы).

Фото Чаллы судының матбугат хезмәтеннән алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев