Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысы Россиядә иң яхшысы дип танылды

Ул “Иң игелекле укытучы” номинациясендә җиңү яулады.

Башкаланың “Әкият” курчак театры бинасында “Ел укытучысы – 2023” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән татар теле укытучылары катнашты. Алар арасында шәһәребезнең 64нче прогимназия укытучысы Лилия Нуриева да бар иде. Ул “Иң игелекле укытучы – Учитель доброй души” номинациясендә җиңү яулады.  

-    Җиңү яулавыгыз белән котлыйбыз! Лилия Валериевна, хис-тойгыларыгыз белән уртаклашсагыз иде.
-    Рәхмәт. Әле һаман да ышанып бетә алмыйм. Мондый зур бәйгедә беренче тапкыр катнашуым бит. Конкурска октябрьдән бирле әзерләндек. 
-    Финалга чыгуы авыр булдымы? 
-    21 укытучы арасыннан финалга 12 кеше үтте. Монда берүзең генә ерып чыга алмыйсың. Шуңа күрә безне шәһәр нык әзерләде. Методистлар белән эшләдек. Аннан соң җитезлек тә кирәк бит. Бүген әйтсәләр, кичкә әзер булырга кирәк иде. Көн-төн йокламадык. Шәһәр этабын үтүе катлаулырак булды дияр идем. Анда иләктән иләгән сыман сынадылар. Зональ этапка җиткәндә курку калмады. Финалда да артык борчылмадым.


-    Нинди биремнәр бирделәр? 
-    Беренче этапта сыйныф сәгате булды. Икенче көнне дәрес күрсәттек. Анда балаларны күргәч, бөтен дөньяңны онытасың. Дөресен генә әйткәндә, мастер-классларга караганда, кечкенәләр белән эшләве җиңелрәк иде. Алар дәрестән соң килеп кочаклап: “Иртәгә дә сезнең белән дәрес үткәрәбезме, башка укытучы буламы?”, - дип сорадылар.  Жюри әгъзалары: “20 минут дәрес үткәргәннән соң, балаларның укытучыны кочаклап рәхмәт әйткәннәрен беренче тапкыр күрәбез”, - дип гаҗәпләнделәр. Икенче турда “Мастер-класс”,  “Укытучы остаханәсе” кебек биремнәр булды. 
-    Әтиегезнең исеме - Валерий. Үзегез татар теле укытучысы. 
-    Бу сорауны жюри әгъзалары да бирде. Минем әбием керәшен татары булган. Бабамның исеме - Гали Шәрифуллин. Валерий исем генә бит ул. Әтием шамаил алып кайтып, ишек өстенә элеп куйганын әни әле дә сөйли. Безнең әти инде күптән мәрхүм. Ул 28 яшендә, Тукай яшендә үлгән дип йөрим инде. Аннан соң, безгә исемне дә мөселманча куелган. Шуңа күрә мин үземне татар итеп хис итәм. 


Укытучы булырга хыялландыгызмы?
-    Мин медицина буенча китәрмен дигән идем. 10 сыйныфларда әнием: “Кызым, әйдә әле укытучы юлын сайла”, - диде. Күз алдыма татар теле укытучым Гөлия Ильшатовна килеп басты. Һәм бер дә уйламыйча әлеге юнәлешне сайладым. Татар теленә мәхәббәтем Гөлия Ильшатовнадан килә. 

Лилия Нуриеваның хезмәт стажы – 10 ел. Татар теле һәм әдәбиятыннан тыш, ул башлангыч сыйныфларны да укыта. 3 кыз тәрбияли. Узган ел “Ак калфаклы кыз” республикакүләм бәйгесендә аның кызы Алия гран-при иясе булды. Бу хакта тулырак монда язылган. 

Лилия Нуриева белән тулы интервьюны "Шәһри чаллы" газетасыннан укый аласыз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы