Чаллыда 328 мең кешегә прививка ясарга планлаштыралар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 328 мең кешегә прививка ясарга планлаштыралар

Дүшәмбе киңәшмәсендә Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов эпидемиологик хәл һәм профилактика чаралары турында сөйләде.

Узган елда  шәһәрдә респиратур инфекцияләр белән авыруның 92 466 очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта хәл тотрыклы. Узган атнада 10 мең кешнең  22,7е авыраган. Бу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 2,5 тапкыр түбәнрәк. Әлегә грипп очраклары теркәлмәгән.
Поликлиникалар һәм стационарлар авыруларны кабул итәргә әзер. Вирусларга каршы препаратлар запасы булдырылган. 

«Респиратор инфекцияләр сәламәтлеккә зыян китерә һәм эшкә сәләтне киметә. Грамоталы профилактика чаралары чир йоктыру мөмкинлеген киметә, чир эләккән очракта да аны җиңле үткәрергә мөмкинлек бирә», – диде Рөстәм Ногманов.

Ул вакцина ясатуның иң нәтиҗәле чара булуын искәртте. Быелгы сезонда 328 860 кешегә прививка ясарга планлаштыралар, 237 360  – зурлар,  91 500 балалар. Прививканы бушлай ясыйлар. Предприятеләр өчен күчмә медицина бригадалары оештыру мөмкинлеге бар. 
Прививка ясату өчен сентябрь-ноябрь – уңайлы вакыт. Иммунитет ике-өч атнадан формалаша. Хәзерге вакциналар сәламәтлек өчен зарарсыз. Рөстәм Ногманов әйтүенчә, ОРВИ һәм грипп белән авыруның пик вакыты яңа ел бәйрәмнәренә туры киләчәк. 
 


ОРВИ грипп

Нет комментариев